Әгерҗенең "Наз" приютында табигатьне яратырга өйрәтәләр

2018 елның 13 июле, җомга

Әгерҗенең "Наз" социаль тернәкләндерү  үзәгендәге тәрбиячеләр, балаларга төп юнәлеш итеп тирә-як мохитне өйрәнүне беренче урынга куя. Шушы юнәлештә күбрәк хезмәт күрсәткән саен, балаларда тирә-як мохиткә карата әхлакый тәрбия арта, ди алар.

Бу юнәлештә “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар тирә-як мохит акциясендә катнашуда иң активлардан саналалар да.

Биредә хезмәт инструкторы җитәкчелеге белән “Чиста яр” исемле акция уздырылды. Балалар бу акциядә бик актив катнашты. Алар яр буенда ял итүчеләрне чисталыкны сакларга, үзләреннән соң чүпләр калдырмаска чакырды. Акция вакытында балалар да тирә-як мохитне җыештыруда зур көч куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International