"Ышаныч"ның иң якын дуслары - кояш, һава һәм су

2018 елның 13 июле, җомга

Июль челләсендә Чаллының "Ышаныч" үзәге музыка һәм балаларның шатлыклы тавышларыннан гөрләп торды. Биредә Ял көне клубы чарасы оештырылды.

Балалар өчен үзәк белгечләре"Кояш, һава һәм су" дигән квест уздырды. Балар төрле мавыктыргыч ярышларда, уеннарда катнашты. Шулай ук табышмакларга җавап бирде, яшерен хәзинә таптылар.

Педагог Алсу Сәмигуллина хәбәр иткәнчә, балалар уеннарын, чыныгу чаралары белән аралаштырып оештырылган, саф һавада хәрәкәтле уеннар, балаларның моторикасын камилләштерә.  Балалар уеннарда катнашканда, аларның әти-әниләре иҗади шөгыль белән мәшгуль булдылар. Алар мандала ясады. Психологиядә мандала арт-терапия методы. Классик музыка астында башкарылган иҗат, аналарга көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән аерылып торырга мөмкинлек бирде, ди психолог Алина Павлова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International