Балалар ял лагерьларында һөнәри ориентлашу чараларында катнаша

2018 елның 13 июле, җомга

«PROFF навигатор» һөнәри ориентлашу проекты уңаеннан “Йолдызлык” лагеренда ял итүче яшүсмерләр өчен Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Һөнәрләр дөньясында” дип аталган чара үткәрде.

Уен-тестлаштыру барышында балалар мәшгульлек хезмәте белгеченнән һөнәри эшчәнлек төрләре, белем алуда һәм һөнәр сайлауда ярдәм итүгә юнәлтелгән гамәлләр системасы турында мәгълүмат алды.

Һөнәри ориентлашу буенча тестлаштыруда 67 яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International