Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышы узды. Чарада "2018 елның беренче ярты еллыгында хезмәт кануннарының үтәлеше буенча сораулар" каралды.
Коллегия барышында республикада хезмәткә түләү дәрәҗәсе, Татарстан оешмаларында уртача хезмәт хакы һәм хезмәт хакы буенча әҗәтләр турында сүз барды. Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул республикада һәрвакыт гражданнарның яшәү дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсе беренче урында торуын белдерде. Спикер сүзләренә караганда агымдагы елның апрель, май аенда 1146 предприятие тикшерелгән, аларның 200ендә хезмәт хакыларның түбән булуы ачыкланган.
Татарстанда 2018 елның гыйнвар-апрель айларында уртача хезмәт хакы 33 42,8 сум тәшкил иткән.
2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, аның күләме 8,8 процентка арткан, дип искәртте спикер. Аның сүзләренчә, иң зур хезмәт хакы (54 124 сум) - файдалы казылмалар чыгару тармагында эшләүчеләрнеке.
«Узган елдагы кебек үк, авыл хуҗалыгы, аучылык һәм урман хуҗалыгында эшләүчеләр иң аз хезмәт хакы (20 038 сум) ала», - дип өстәде Р.Вәлиуллов.