11 июль көнне Кукмара районында “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге Химаячеләр шурасының киңәйтелгән утырышы узды.
Чарада Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, “Мәрхәмәт – Милосердие” депутат хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Татьяна Ларионова, ТРның социаль сәясәт дәүләт комитеты рәисе Светлана Захарова һ.б. дәүләт эшлеклеләре, төрле оешма вәкилләре катнашты.
Химаячеләр шурасы вәкилләре инвалид балаларга һөнәри белем бирү мәсьәләләрен тикшерде.