Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры коллегаларын Ватан сакчылары көне белән котлады

2012 елның 22 феврале, чәршәмбе
Бүген, Ватан сакчылары көне алдыннан, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин үз коллегаларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Үзенең котлавында министр “Ватан сакчылары көне – ул патриотлык һәм кыюлык символы, - диде. Без бу көнне җаваплы, көчле, эшлекле ир-атларны котлыйбыз. Үз гаиләләрен авырлыклардан һәм кайгы-хәсрәттән саклаучы, бүгенге көннәре өчен җаваплылык ала торган, киләчәкләре бәхетле булсын өчен барсында эшләүче ир-атларны тәбриклийбез”. Айрат Шәфигуллин һәркемнең тормышы якты вакыйгаларга, уңышларга, казанышларга тулып, ә йөрәкләре туганнарның һәм якыннарының мәхәббәте, игътибары, кайгыртулары белән җылынып торсын! – дип теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International