Сарман һәм Менделеевск районнарында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Сарман һәм Менделеевск районнарында  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм тантаналары булып узды.

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең төп символы – ромашка чәчәге. Бу көнне Сарман районы «Шәфкатъ» үзәге хезмәткәрләре “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикле балаларны  тәрбияләүче гаиләләрне бәйрәм белән котлады. Гаиләләргә ромашка букетлары  һәм кечкенә генә күчтәнәчләр тапшырылды.

Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр приютында да гаилә бәйрәме күңелле узды. Атна дәвамында биредә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Тәрбиячеләр балаларга тематик мультфильм күрсәтте. Шулай ук Сабан туе бәйрәме дә оештырылды. Балалар ярышларда катнашты, халык уеннары уйнады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International