2018 елның 6 июль көнендә Теләченең «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгендә хезмәткә мәхәббәт тәрбияләнә.
Үзәкнең гаиләгә хәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең “Тегүчелек” кабинетында А.Кашапова җитәкчелегендә чираттагы дәрес уздырылды. Дәреснең максаты: тегү машинасының төзелеше турындагы белемнәрне формалаштыру һәм тегү машинасын эштә куллана белергә өйрәнү.
Дәрес азагында әниләр алган белемнәрен практикада кулланып карады. Хезмәт кабинетының эшчәнлеге гаиләдә яшәү рәвешен тагы да яхшырту, шулай ук көндәлек мәшәкатьләрне мөстәкыйль чишә алу мөмкинлеге булдыруга юнәлтелгән. Кабинет барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә “Тегүчелек” юнәлеше буенча 3 әни шөгыльләнә.