8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Тату гаилә - шатлык һәм бәхет, һәр кеше авыр чакта гаиләсенә таяна.
6 июль көнне Баулының "Милосердие" комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гаилә бәйрәме оештырылды. Бәйрәм барышында үзәк белгечләре әлеге датаның тарихы белән таныштырып уздылар. Чарада катнашучылар гаилә төшенчәсе турында фикер алышты, адәм баласы тормышында гаиләнең роле турында сөйләштеләр. Соңыннан төсле кәгазьләрдән гаилә символы- ромашка чәчәге ясадылар.