Республика белгечләре балигъ булмаган балаларның шәхси реабилитациясен оештыру сораулары буенча фикер алыштылар

2012 елның 22 феврале, чәршәмбе
“Гаилә” исемле балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтүче үзәктә “Махсуслаштырылган учреждение шартларында яшәүче  балигъ булмаган балаларның шәхси реабилитациясен оештыру системасы” дигән практикага ориентлашкан республика семинарына йомгак ясалды.
Чара кичә кадрлар әзерләү һәм тармак үсеше комплекслы үзәге базасында булды.
Семинар эшендә 129 кеше катнашты: директорлар, Татарстан Республикасы балигъ булмаган балалар өчен булган махсус учреждение белгечләре, Татарстан Республикасы балаларга һәм гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтүче учреждение белгечләре, мөдирләре. Чараның хөрмәтле кунаклары булып, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын саклау республика комиссиясе җаваплы сәркатибе И.Гарифуллина, медицина фәннәре кандидаты, КДМУ медицина һәм гомуми психология кафедрасы доценты Е.Сахаров катнаштылар.
Семинарның регламентында өч секция эшләве күздә тотылган иде. Беренчесендә, тәрбияләнүчеләрне реабилитацияләүдә балигъ булмаган балалар һәм аларның гаиләләре өчен булган махсус учреждениеләрнең һәм профилактика субъектларының үзара йогынтысы сораулары буенча фикер алышынды. Икенче секция эше сенсор бүлмә интерактив мохитендә яшүсмер балалар белән эшләүгә багышланган иде, ә өченчесендә – нәтиҗәле аралашу интерактив технологияләре анализланды.
Семинарны йомгаклап, балигъ булмаган балаларның шәхси реабилитациясен оештыру сораулары буенча фикер алышуны дәвам итү кирәклеген атап, карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International