Апаста "Минем гаилә" рәсемнәр конкурсы

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Апасның "Таң" балаларга һәм яшүсмерләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә рәсемнәр конкурсы булып узды.

Үзәк педагоглары  Резеда Шамилова һәм Ләйсән Гайфетдинова "Минем гаилә" дигән темага асфальтта рәсем бәйгесе оештырды. Чарада аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче инсаннар катнашты. Проектның максаты: яшүсмеләрдә гаиләгә карата җылы мөнәсәбәт тудыру, күркәм эмоцияләр булдыру, ди чараны оештыручылар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International