"Шатлык"та Гаилә клубы утырышы

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Һәр елны 8 июльдә Россия күләмендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Питрәчнең “Шатлык” приютында бәйрәм уңаеннан “Гаилә”  клубы булып узды. Биредә хезмәткәрләр ата-аналарга бәйрәм турында сөйләде. Балалар “Яшь пешекчеләр” түгәрәгендә алган осталыкларын кулланып бутербродлар ясады. Ата-аналарга һәм балаларга Петр кенәз гаиләсе турындагы легенданың ролигын күрсәттеләр.

Шуннан соң “Минем гаиләм-минем бәхетем”,темасына мастер-класс үткәрелде. Уеннар нигезендә балалар белән эмоциональ кичерешләр ныгытылды.

Соңыннан балалар һәм ата-аналар үзләренең гербларын булдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International