Питрәчнең «Шатлык» приютында “Исәнме, кызыл җәй” темасына спорт бәйрәме үткәрелде.
Чараның максаты: сәләмәт яшәү пропагандасына багышланган. Балаларда тизлек-җитезлек, көч, сизгерлек үстерү, аларда көндәлек күнекмәләрдә игтияҗ тәрбияләү.
Программада шигырь, җыр, бию һәм кызыклы ярышлар булды. Чара кызыклы, күңелле, шау-шулы үтте. Балалар көне буена җитәрлек уңай эмоциональ кәеф алдылар, ди проект авторлары.