Гаилә һәркемнең тормышында бик мөһим роль уйный. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр бигрәк тә балага нык йогынты ясый, чөнки баланың шәхесе әле бөреләнеп кенә килә. Бала өчен гаилә – иҗтимагый үсешкә, сәламәтлек хәленә һәм шәхси үзенчәлекләргә карамыйча, баланы ничек бар, шулай кабул итүче иң якын кешеләр.
Гаилә бала өчен барлыкка килгән авырлыкларны чишү, ярдәм, аңлашу һәм хәлгә керү урыны. Бала үз-үзен ничек тотарга, үзе һәм башкалар турында фикер йөртергә гомумән, дөньяга карашын булдырырга нәкъ менә гаиләдә өйрәнә.
2018нче елның 5 июле көнне Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә әһәмиятенә төшенү һәм аның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган баланың шәхесен үстерүгә йогынтысы» исемле лекция узды. Лекциядә гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсендә ярдәм алучы 7 ата-ана катнашты.
Лекциянен максаты: ата-анада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган баланың шәхесен үстерүгә мөһим йогынтысы булган уңай юнәлеш булдыру.
Баланың алмаш мөмкинлекләренә нигезләнгән шәхси үсешенә ата-ананын кызыксынуын үстерергә кирәк. Пта-ананың дәгъва итү дәрәҗәсе аша баланың, аның киләчәгенең уңай күренеш булдыру мәслихәт.
Үткәрелгән лекция барышында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалары булган ата-аналар үзләренең һәм баланың шәхесен үстерүгә әһәмиятлекләрен һәм йогынтыларын аңлады. Бала белән төзәтү-үсеш мөнәсәбәт белеменә ия булдылар. Ата-аналар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларнын үсеш һәм сәламәтлек торышы турында, аларны җәмгыятькә яраклаштыруның тормышчан мөмкинлекләре һәм механизмнары турында белем алды. Шулай ук үз балаларының шәхси үзенчәлекләрен кабул итәргә өйрәнделәр.