Яңа-Савин районы эш белән тәэмин итү үзәгендә Казан шәһәре эш бирүчеләре 95 вакансия тәкъдим иттеләр

2012 елның 22 феврале, чәршәмбе
Яңа-Савин районы эш белән тәэмин итү үзәгендә бүген вакансияләр мини-ярминкәсе узды.
Бу көнне үз вакансияләрен ЧҖҖ “Спецхимремонт”, МССУ “7нче шәһәр клиник хастаханәсе”, ЧҖҖ СК “Ренесанс-тормыш”, “Вавилон” кибете, ААҖ “Камгэсэнергострой” тәкъдим иттеләр.  Предприятиеләр кадр бүлеге хезмәтмәткәрләре 95 буш эш урыны тәкъдим иттеләр.
Вакансияләр ярминкәсенә 99 кеше килде, шуларның 80е эшкә урнашу буенча  эш белән тәэмин итү үзәге белгечлекләреннән консультация алдылар.
19 кеше ярминкәдә эшкә урнашырга юллама алдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International