Сарман «Шәфкатъ» үзәге: «Ромашкалы бәхет»

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Гаилә ул ышанычлы тыл, терәк һәм таяныч. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык, якыннарыңның кайгыртуын тою – һәр кешенең тормышында иң мөһим кыйммәтләр.

Алар безнең тормышыбызның мәгънәсе, бәхет һәм шатлык нигезе. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы – ромашка чәчәге. Элек-электән бу чәчәк эчкерсез мәхәббәт һәм тугрылык билгесе булып санала.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Татар Илеге паркында бәйрәм чарасы үтте. Әлеге чарада Сарман районы «Шәфкатъ» үзәге хезмәткәрләре “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе белән актив катнаштылар. Аларның көче белән “Ромашкалы бәхет” дип исемләнгән фотозона оештырылды. Һәр теләгән кеше истәлеккә фотога тошә алды. Волонтерлар бәйрәм кунакларына котлаулар язылган буклетлар таратты. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең килеп чыгышы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International