9 июнь Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен «Шнуровка» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты – когнитив функцияләрне активлаштыру, кулларның вак моторикасын үстерү, төгәллеккә өйрәтү һәм хыялларны баету иде. Белгеч һәрбер катнашучыга матур тишекле предметлар таратты, баулар һәм тасма белән җитмәгән детальләрне өстәргә кушты.
Мәсәлән: Керпенен энәләренә алма һәм грушадан ямау ясыйлар. Йөк машинасына тәгәрмәч яки комнан йөк өстиләр. Ә кызны матур итеп киендерәләр. Мастер-класс барышында катнашучылар кул белен тигез хәрәкәт башкарырга кирәклегенә төшенделәр һәм нәтиҗәдә алар бармаклар эшчәнлегенең активлыгы артканын сизделәр.
Социаль хезмәт алучылар чарада бик рәхәтләнеп, теләп катнашты. Соңыннан, чарада катнашучылар үз-ара фикерләр алышты, аларның кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм әшкә сәләтләре артты.
Чарада 7 кеше катнашты.