Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында табын янында утыру кагыйдәләрен өйрәттеләр. Тәрбияче Ирада Мадиярова оештырган чара барышында балалар өстәлдәге приборларны дөрес файдалану серләрен ачты.
Чарада өлкәннәр төркемендәге малалайлар катнашты. Балалар өстәл янында әңгәмә кору кагыйдәләрен дә үзләштерде. "Җәмгыятьтә үз-үзеңне тәрбияле тотарга өйрәнү һәрдаим булырга тиеш", ди тәрбияче.