Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Хәзинә эзләүчеләр", дип исемләнгән квест узды.
Уеннарда приютта тәрбияләнүче барлык балалар да катнашты. Хәзинә эзләү приют территориясе буенча яшеренгән искәрмәләр ярдәмендә башкарылды. Пиратлар имештер ике "хәзинә яшергән", икесе дә табылды.
Тәрбиячеләр фикеренчә, мондый форматтагы уеннар теләсә нинди яшьтәге балалар өчен дә кызыклы. Мондый чаралар балаларның күңелен ача, кызыксынуын арттыра.