Алабуга интернат-йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен зур, тату гаилә буларак каршы алдылар.

Бәйрәмгә әзерлек күптән башланган иде инде. "Алтын яшь" отряды волонтерлары ромашка формасында түштамгалар акциясе оештырды. Ә иҗади коллектив концерт номерлары әзерләде. 

Бәйрәм көнне интернат-йортның зур залына барлык яшәүчеләр дә җыелды. Алар чын тату гаиләне хәтерләтте, ди проект авторлары. Чарада биюләр, җырлар башкарылды. Бигрәктә гаиләле парларга игътибар бирелде. Андыйлар биредә аз түгел. Ольга һәм Дмитрий  Рожиннар бергә  60 ел гомер итәләр. Алар үз теләкләрен яшь парларга җиткерде.

"Җыр агыл" интернатның иҗат коллективы "Туй балдаклары" җырын башкарды, соңыннан биюләр башкарылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International