8 июльдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара булып узды.
Традиция буенча бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырылды. Алар балалары белән бергә төрле конкурс, эстафеталарда катнашты, табышмакларга җавап бирде. Чарада актив катнашканнары өчен балаларга, әти-әниләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.