Зәйдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак - һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә.

Әти-әнисеннән, әби-бабасыннан бала шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, намуслылык, җаваплылык, игелек һәм әхлак тәрбиясе буенча тәүге дәресләрен ала. Сабый гаиләдә дөньяны таный башлый, милли гореф-гадәтләрне сакларга һәм хөрмәт итәргә өйрәнә. Халкыбыз юкка гына "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", дип шәрехләмидер.

Туган йорт җылысы, риясызлык һәм үзара аңлашу, туганнарыңны һәм якыннарыңны кайгырту, буыннар арасында рухи бәйләнеш - болар һәммәсе кешенең эчке дөньясын формалаштыручы бәяләп бетергесез кыйммәтләр. Дус һәм тату гаилә тормышта ныклы терәк, бәхет һәм тотрыклылык чыганагы, җәмгыятьнең тынычлыгына һәм гармониясенә нигез булып тора.

6 июль көнне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре үзәктә исәптә торучы балалар һәм аларның әниләре өчен чара оештырдылар.

Биредә алар төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашты, волонтёрлар әзерләгән кызыклы башваткычлар чиштеләр һәм сорауларга җавап бирделәр, үз теләкләрен теләп һавага “теләк шарлары” очырды.

Чара ахырында балалар шәхси эшмәкәр - Гүзәл Костылева пешергән тәмле торттан авыз итте, кайнар чәй эчте. Бәйрәмнән һәркем яхшы кәеф белән таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International