Казанның Совет районында узган вакансияләр ярминкәсендә 173 кеше катнашты

2018 елның 10 июле, сишәмбе

10 июльдә Казанның Совет районы мәшгульлек үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе узды.

Чарага 173 эш эзләүче кеше килде. Ярминкәдә үз вакансияләрен И.Кабушкин трамвай депосы, "Казан сөт комбинаты" ҖЧҖ һ.б. тәкъдим итте. Алар шофер, трамвай йөртүче ,инженер-электроник, кондуктор һ.б  һөнәрләре буенча эш урыннарына чакырды.

Мини ярминкә нәтиҗәләре буенча, 16 кеше эш бирүчеләр белән әңгәмәдә катнашты. Чара барышында һәр кешене шәһәрнең хезмәт базары, мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International