2018 елның 12 июлендә Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ Мәдәният сараенда мәшгульлек үзәге буш эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 сәгатьтә башлана. Ярминкәнең эшендә шәһәрнең 13 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр киләчәк: “КамгэсЗяб” ҖЧҖ, 5нче номерлы шәһәр шифаханәсе, ПАҖ “КАМАЗ” Логистик үзәге, “Бринэкс Группасы” ҖЧҖ , “СодексоЕвроАзия” ҖЧҖ, “Чаллы су каналы” ҖЧҖ, ПАҖ “МТС”ның ТРдагы филиалы һәм башкалар.
Эш бирүчеләр түбәндәге вакантлы урыннарны тәкъдим итәчәк: табиб, хезмәтне һәм эш хакын оештыру бүлеге башлыгы, инженер-электрик, инженер-технолог, инженер-химик, юрисконсульт, технолог, акушерка, фельдшер, лаборант, келәтче, менеджер, хисапчы, кассир, тикшерүче, сату буенча агент, экскаватор машинисты, насос җайланмалары машинисты, бульдозер машинисты, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, машина йөртүче, слесарь, электромонтер, станоклар көйләүче, төяүче, слесарь-сантехник, ягучы миче операторы, штукатурчы, ярдәмче эшче һәм башкалар.
Ярминкәгә килүчеләр кадрлар бүлеге белгечләре белән әңгәмә корып, аның барышында вакантлы эш урыннары турында тулы мәгълүмат алачаклар: (эшнең графигы һәм характеры, квалификацион таләпләр, хезмәткә түләү системасы һәм башкалар).