Мөмкинлекләре чикле гаиләләр, үз осталыкларын күрсәтте

2018 елның 10 июле, сишәмбе

9 июльдә Чистайның "Юлдаш" интернат-йортында "Мөмкинлекләре чикле гаиләләр" дигән темага конкурс программасы узды.  Чара Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненә багышланды. Монда гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр.

Дустанә очрашуда Елена, Иван Онюшкинлар һәм  Татьяна , Александр Шартовлар ярышты.  11 июльдә Шартовларның гаилә корган көн. Алар интернат-йортта өйләнешкәннәр, менә инде дүрҗенче ел бәхетле гаилә булып гомер итәләр. Онюшкиннар озак еллар бердәм, тату гаилә булып яши, интернат-йортта да алар көтелгән кунак.  Иван да, Александр да инвалидлар,  хатыннары һәрвакыт ирләренең тергәге. Ике гаилә дә иҗат ярата, спортны үз итә. 

Конкурслар кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International