Кама Тамаганың «Богородский рай» социаль үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән Дербышевлар гаиләсен котлады.
Александр Михайлович һәм Нина Дмитриевна Кама Тамагы бистәсендә гомер итәләр. Бәйрәм уңаеннан социаль үзәк вәкилләре аларга исәнлек-саулык, дәвамлы гаилә бәхете теләде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы - ромашка чәчәге. Кыр чәчкәсеннән торган чәчәк бәйләмен бәхетле гаиләгә бүләк иттеләр.