Әгерҗенең “Наз” балалары командалы уеннарда катнаша

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Үсеш чорында үз яшьтәшләрең, дусларың белән аралашу тормышта иң мөһиме, ди Әгерҗе районының “Наз”приюты тәрбиячеләре.

Бу аралашу спорт уеннары вакытында күзәтелсә, бигрәк тә күңелле. “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар, үз тәрбиячеләре җитәкчелегендә “Алмалы” лагеренда ял итүче балалар белән очрашуны һәм ярышларда катнашуны дәвам итә.

Бу юлы алар “Уеннан чыгу” исемле командалы ярыш оештырдылар. Ура! Дуслык җиңде. Барлык балалар да уенның нәтиҗәләре, ярышның кызыклы, күңелле булуы белән канәгать. Киләчәктә дә чын дуслыкны һәм күңелле очрашуларны көтеп калалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International