Татарстанның ике предприятиясе хезмәт хакы бурычын түләде

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә. Үткәрелгән чаралар барышында Татарстанның ике предприятиесендә хезмәткәрләргә әҗәтләре кайтарылды. 

Үз эшчәнлеген төзелеш  өлкәсендә җәелдергән Түбән Кама районының «Строй Ком» ҖЧҖ  129 хезмәткәренә 2 0911,6 мең сумлык  һәм Азнакайның «Природа» ҖЧҖ 3 эшчесенә 25,5 мең сумлык бурычын түләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International