Ватан сакчылары көненә Лаеш чикләнгән мөмкинлекле реабилитацион үзәк яшәүчеләре бүләк ясадылар

2012 елның 21 феврале, сишәмбе
Ватан сакчылары көне алдыннан Лаеш чикләнгән мөмкинлекле балалар һәм яшүсмерләр өчен булган реабилитацион үзәктә яшәүчеләр әтиләре, бабалары, абыйлары өчен бүләкләр әзерли башладылар.
“Паруслы регата” оригами техникасын кулланып, балалар зур энтузиазм белән тәрбиячеләре ярдәмендә кул эшләнмәләре әзерләделәр. Мондый шогыльләр балаларның күз алдына китерә беленүне генә үстереп калмый, кулларының вак моторикасын кочәйтә.Гүзәлия Әбделкәбирова сүзләре буенча, мондый шогыльләр коллективта уңай атмосфера тудыралар, иҗади эштән канәгатьләнү һәм шатлык хисе барлыкка килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International