Казанның Совет районында вакансияләр ярминкәсе узачак

2018 елның 6 июле, җомга

10 июль көнне Казанның Совет районы мәшгульлек үзәгендә вакансияләр буенча мини-ярминкә оештырылачак.

Чарада И.Кабушкина исемендәге трамвай депосы, "Казан сөт комбинаты" ҖЧҖ һ.б. оешмалардан хезмәт урыннары тәкъдим ителәчәк. Ярминкәгә килүчеләр өчен түбәндәге вакансияләр әзерләнә: Сөт машинасы, трамвай йөртүче, инженер-электроник, кондуктор, сәүдә вәкиле,  менеджер һ.б.

Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, ярминкә Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 13а йортта адресы буенча 9:00-12:00 сәгатьләрдә узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International