"Россия - минем тарих" паркы һәркемгә ачык!

2018 елның 6 июле, җомга

2017 елның 27 октябрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге территориясендә "Россия - минем тарих"  мультемидия тарихи паркының тантаналы ачышы булып узган иде. Анда дәүләтнең оешуыннан башлап, бүгенге көнгә кадәрге чор чагылыш таба.

Тарихи парк 4 хронологик экспозициядән гыйбарәт, территориясе 5 500 квадрат метрны биләп тора. Россия тарихын тулаем чагылдырган паркта, Татарстан республикасының да чал тарихы сүрәтләнә. Биредә күп милләтле төбәкнең мәдәни үзенчәлекләре дә тәкъдим ителгән. Паркка килүчеләр игътибарына Бөек Болгар, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм хәзерге яңа чор тарихы белән танышу мөмкинлеге тудырылган.  Россия тарихы Татарстанныкы белән тыгыз бәйләнгән. Биредә гасырлар дәвамында төрле милләт, дин вәкилләренең дустанә мөнәсәбәттә яшәүләре ачык сүрәтләнгән. 

Проект җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, паркта һәр килгән кунак үзен тарихның бер күзәнәге итеп сизә. Заманча җиһазландырылган техника ярдәмендә  видеоинфографик, анимация һ.б. кулланыла. 

Тарих паркы 10-19 сәгатькә кадәр дүшәмбедән кала көн саен эшли. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: (843)202-29-25, 8 962 571 3027.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International