8нче июль – Россиякүләм “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” буларак билгеләп үтелә. 2018нче елда әлеге бәйрәмгә 10 ел тула. Бәйрәмнең символы – ромашка.
2018нче елның 6 июлендә Балтач районы мәдәният үзәгендә “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова ДЦ “Волонтер” активистлары белән берлектә “Мин үземнең гаиләмне яратам” дип аталган акция уздырды. Әлеге чарада яшь гаиләләргә Ана капиталы сертификаты тапшырылды.
Яшь гаиләне котлап, волонтерлар аларга ромашкалар һәм шарлар бүләк итте. Әлеге акция яшь гаиләләрдә генә түгел, оештыручыларның үзләрендә дә уңай тәэсир калдырды.