Һәр ел саен 8 июль көнне Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Быелгы бәйрәм алдыннан Нурлатның "Гармония" үзәге балалары Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманда кунак булдылар.
Гаврил Клементьев һәм аның хатыны балаларга бәхетле гаилә булып 60 ел яшәү серләрен бәян итте. Тәҗрибәле парлар - гаилә тынычлык, мәхәббәт учагы, бер-береңә тугрылык, диде алар. Әлеге очрашуның максаты яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Гаилә кыйммәтләре турында әтрафлы мәгълүмат бирү. Балалар бәхетле гаиләгә мәхәббәт билгесе - ромашка чәчәкләре бүләк итте.