Социаль хезмәт алучыларга консультация узды

2018 елның 6 июле, җомга

Югары Ослан районында «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль  ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Шылаңгы авыл җирлегендә булды.

Чараның максаты: ведомствоара карамагынна теркәлгән һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга патронаж торды.

Патронаж барышында социаль хезмәтләр алучыларның тернәкләндерү чаралары буенча шәхси программаларын тормышка ашыру уңаеннан, «Эффектон Студио» комплексы компьютер психодиагностик методикаларын кулланып консультацияләр үткәрелде.

«Компьютер диагностикаларын куллану, социаль хезмәтләр алучының шәхси хисләр   өлкәсендә булган проблемаларын тиз һәм төгәл ачыкларга һәм тиешле коррекцион методиканы сайларга мөмкинлек бирә»,- ди социаль эшләр буенча белгеч Гөлназ Хәйретдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International