Әгерҗенең "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балаларның махсус ялын оештыруга аерым игътибар бирелә.
Белгечләр раславынча, балалар биредә вакытларын кызыклы гына түгел, ә файдалы да үткәрә. "Ласка" приюты тәрбиячеләре балаларның аң үсешенә ярдәм итеп, хыялларына ирештереп, үзенә шөгыль табарга, теләсә нинди шартларда да вакытны файдалы уздырырга ярдәм итә. Әйтик, нарат урманы аланында балалар "Кайнар бәрәңге" уенын уйнады, уен туп белән һәм табигый материалдан төрле композицияләр ясап узды.