Алабугада Гаилә, мәхәббәт, тугърылык бәйрәме

2018 елның 6 июле, җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне уңаеннан Алабуга картлар һәм инвалидлар йорты һәм  «Алтын яшь»  волонтерлары акция оештырды.

Атна дәвамында әбиләр һәм бабайлар ромашка-тамгалар әзерләде. Алабуга урамнарына чыгып, узып баручыларга бәхет, гаилә иминлеге теләп әлеге бүләкләрен тапшырдылар. Чара азагында өлкән яшьтәгеләр Үзәк китапханәгә керде. Алар анда Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык образлары турындагы күргәзмәне тамаша кылдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International