67нче һөнәр лицеенда укучыларга һөнәрләрне татып карарга тәкъдим иттеләр

2012 елның 20 феврале, дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәренең 67нче һөнәр лицеенда ачык ишекләр көннәре узды. Лицейның кунаклары Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы мәктәбе укучылары булдылар. Укучылар белән Лицей буенча экскурсия уздырылды: уку йортының тарихы белән таныштылар, бүгенге көн тарафына туры килгән кабинетларда булдылар. Аннан тыш укучыларга Лицейда алырга мөмкин булган һөнәрләр турында сөйләделәр. Укучылар шулай ук бәйрәм өстәле бизәү, әче камырдан төрле эшләнмәләр булдыру, карвинг һәм фондюда ризыклар әзерләү буенча мастер-классларда катнаштылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International