23нче февраль – Ватан сакчылары көне һәм 8нче март – Халыкара хатын-кызлар көне ял һәм бәйрәм көннәре дип саналалар
2012 елның 20 феврале, дүшәмбе
Күп санлы граңданнар мөрәҗәгать итүне исәпкә алып, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 23нче февраль – Ватан сакчылары көне һәм 8нче март – Халыкара хатын-кызлар көне ял һәм бәйрәм көннәре дип саналалар.
Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ куллану максаты белән, 2011нче елның 20нче июль 581нче номерлы “2012нче елда ял көннәрен күчерү” Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә 2012нче елда 11нче мартның ял көне якшәмбедән 9нчы мартка җомгага күчерелә.
Шулай итеп, 2012нче елда атнага биш эш көне булганда 23нче февраль, 8нче, 9нчы һәм 10нчы мартлар ял көннәре, 24нче февраль һәм 11нче март эш көннәре дип исәпләнә