Яр Чаллы шәһәрендә “Әтиләр союзы” исемле конференция узды

2012 елның 20 феврале, дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә шушы көннәрдә “Әтиләр союзы” исемле Республика иҗтимагый оешмасы Яр Чаллы бүлегенең “Ни өчен ата булу – ир-ат өчен иң җаваплы һәм вөҗданлы миссия?” исемле икенче шәһәр конференциясе узды. Чара Яшьләр һәм балалар иҗаты сараенда үткәрелде. Конференцияне оештыруда Социаль яклау һәм Мәгариф идарәләре вәкилләре катнашты.
Чарада 93 шәһәр оешмасыннан 186 делегат катнашты.
Конференция ток-шоу формасында уздырылды. Сарайның сәхнәсе кунак бүлмәсе стилендә бизәлгән иде. Кунак бүлмәсенең хуҗасы – чараны алып баручы -  “Әтиләр союзы” исемле Республика иҗтимагый оешмасы Яр Чаллы бүлегенең рәисе, күп балалы ата, “Милләтнең генофондын һәм гаилә институтын яңарту” автоном сәүдә эшләре алып бармаучы оешма директоры Юрий Соленов булды. Почетлы кунаклар: “Фитнес планетасы” директоры Эдуард Жестовка, “Танар” г аилә клиникасы директор урынбасары Александр Зотовка, практик психолог Сергей Кудринга, “Ярдәм кулы” исемле иҗтимагый оешма җитәкчесе Артур Хәмитовка чараны алып баручы балалар тәрбияләүдә аталарның роле белән бәйле булган сораулар бирде.
Катнашучылар фикере буенча, теманың актуаль булуы сәбәпле, сөйләшү ачык, эшлекле һәм дустанә килеп чыкты. Конференция делегатлары сөйләшүдә актив катнаштылар. Фикер алышу барышында балалар тәрбияләүдә әтиләр еш очраша торган иң авыр һәм четерекле сораулар кузгатылды.
Чараны төгәлләүдә махсус конференция өчен язылган “Әтиләр союзы” гимны яңгырады
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International