«Петр һәм Феврония - гаилә саклаучы» дигән кызыклы хәбәрләр сәгате

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

 3нче июльдә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә   китапханә хезмәткәре Дарья Миронова Әдәби беседкада Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлаган «Петр һәм Феврония - гаилә саклаучы» дигән кызыклы хәбәрләр сәгате үткәрде.

Чараның төп максаты - гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен үстерү һәм гаилә әгъзаларына иң яхшы кешелек хисләрен: хөрмәт, мәхәббәт белдерү мөһимлеген күрсәтү иде.

Табигатьтә, Әдәби беседкада катнашучылар Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме тарихы, гореф-гадәтләре һәм символары белән таныштылар. Очрашу «Минем гаиләм – минем шатлыгым!» дигән мультимедиа презентациясе  белән берлектә барды.

Чараның дәвамы «Йортта hава торышы», «Ата-аналар йорты», «Ак ромашка» дигән күңелле җырлар, зур булмаган видеоклиплар белән бергә башкарылды. В.Хромовның «Барысы да гаиләдән башлана...», Т.Кузовлевның  «Гаилә» сүзе ничек барлыкка килде?» һәм башка шигырьләр яңгырады.

Шулай ук, катнашучылар җылы һәм тыныч атмосферада «Халык зирәклеге», «Сабый баланың әйтеме» дигән викторинада һәм конкурста катнаштылар.

Чарада 13 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International