Менделеевскның "Кама таңнары" приютында Спорт һәм сәламәтлек көне

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә.

3 июль көнне  педагоглар  Айсылу Җәмәлетдинова һәм Наталья Крестьяниновабалалар белән саф һавада уеннар оештырды. Малайлар "Мин биш исем беләм", "Ашарга ярый яки юк" һ.б. уеннар уйнаса, кызлар исә үзләренә якны уен белән мәшгуль булдылар.

"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр "Олимпия уеннары" викторинасында да катнашты, монда алар үзләренең спорт буенча белемнәрен сынадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International