Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Тлянче Тамак авылының “Изге чишмәсендә” булды

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

"Чишмәләр"- безнең халык элек-электән җир астыннан чыккан су чыганагын шулай дип атаган. Җир өстенә чыкканчы, су берничә җир катламын үтә hәм чистара.

Шуңа да чишмә суы һәрвакыт чисталыгы, сафлыгы hәм тәме белән аерылып тора. Бер йотым чишмә суы сусауны баса, сәламәтлекне ныгыта.

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында эшләүчеләр hәм яшәүчеләр Тлянче Тамак авылының “Изге чишмәсенә” барды. Чишмә суы эчтеләр, төрле уеннар уйнадылар, гитара hәм баянга кушылып җырлар башкардылар. Бу үткәрелгән чарадан барысы да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International