Казанда "Апрель" тернәкләндерү үзәгенең яңа бинасы ачыла

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Иртәгә, 5 июль көнне Татарстанның башкаласында "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең тантаналы рәвештә  яңа бинасы ачыла. 

Ел саен "Апрель" үзәге 500 балага  хезмәт күрсәтә. Биредә 2018 елның беренче яртысында 252 бала социаль  тернәкләнү узган. Үзәк белгечләрен янына ярдәм алырга республиканың төрле районнары һәм шәһәрләреннән киләләр. 

Иртәгә шулай ук "Апрель" тернәкләндерү үзәге Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы да узачак. Монда "Бергә булдырабыз" республика күләмендә оештырыла торган проектның мәсьәләләре дә каралачак. 

Чараларда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" депутатлар төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, министрның урынбасары Юлия Абдреева, шулай ук башка чакырылган кунаклар, инвалидлар оешмасыннан вәкилләр, инвалид балаларның әти-әниләре, социаль парнетлар һ.б. катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International