2018нче елның 3 июлендә Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә тагын бер тапкыр террорга каршы куркынычсызлык турында сөйләшү-аңлату үткәрелде.
Интернат-йортта яшәүчеләргә шикле әйберләргә тап булганда яки тоткынлыкка эләккән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды. Әлеге темага тәфсирле аңлатма бирелде, ди проект авторлары.
Юрист Г.Сәлимова өлкәннәрнең барлык сорауларына җавап бирде.