Җәлил интернат-йортында юбилей

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Мәрзия Заһирова 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Мәрзия апа тумышы белән Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туып үскән, гомере буе шул колхозда эшләгән, яшәгән.

Мәрзия апа яшьлегендәге тормышын, үткән гомерен искә алып сөйли. Мәрзия апаны котлап Ютазы районы социаль хезмәт күрсәтү җитәкчесе Гөлнара  Галиәхмәтова һәм Җәлил бистәсе башлыгы Рафик Кәримов  килгән иде. Алар Мәрзия апаны хөрмәтләп истәлекле бүләкләр бирде һәм үзләренең җылы хисләрен, теләкләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International