2 июль көнне Менделеевскның "Камские зори" балалар һәм яшүсмер социаль приютында Коткаручы көне узды.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү җәһәтеннән балалар өчен әңгәмә һәм "Сак бул, ут!" дигән кызыклы викторина оештырылды. Көннең икенче яртысында балалар сәяхәткә чыктылар. Приютта тәрбияләнүчеләр янгын хезмәтенең серләрен өйрәнде. Янгын сүндерүчеләрнең костюмнары, техникалары белән таныштылар, шулай ук әлеге һөнәрнең тарихы турында да мәгълүмат алдылар.