2018нче елның 1 июлендә “Наз” приютында, Алабуга районы шагыйрәсе Людмила Окунова белән очрашу булды.
Ул балаларны үзенең биографиясе, иҗат юлы белән таныштырды һәм мәктәп елларында ук иҗат белән шөгыльләнә башлавы турында сөйләде. Шагыйрә бик күп конкурсларда, Җиңү көне юбилейларында катнашып зур уңышларга ирешүе һәм медальләр белән бүләкләнүе турында да әйтте. Шагыйрә бик күп шигырьләрен укыды, балалар бик кызыксынып тыңлады. Людмила белән бу очрашу соңгысы булмас, ди чараны оештыручылар. Окунова балалар янына тагын киләчәге турында җиткерде. Балалар бу очрашудан соң, үзләре дә бик кызыксыны шигырьләр иҗат итеп карады.