Менделеевск районының "Камские зори" балалар һәм яшүсмерләр приютында ай дәвамында "Улыбка" җәйге лагерын эшләде. Педагогик коллектив көн саен биредә чаралар оештырды.
Балаларның белемен арттыру, характерын формлаштыру, сәламәтлекләрен ныгыту җәйәтеннән оештырылган чараларда барысы да актив катнашты. Ял итүчеләр биредә үз сәләтләрен дә күрсәтте.
30 июнь көнне лагерь сменасын ябу тантанасы узды. Педагоглар Марина Куликова һәм Айсылу Җәмәлетдинова балалар өчен фотосессия оештырды. Кызлар чәчәкләр фонында фотога төште. Кичке якта музыкаль- иҗади кичә узды.