Кайбыч районы командасы оешмалар хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың бильярд буенча зональ ярышында яхшырак дип сайлана

2012 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан “Тернополь” кунакханә комплексының бильярд залында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгының карамагында булган оешмалар хезмәткәрләре арасында узучы спартакиаданың бильярд буенча зональ ярышлары узды. Әлеге ярышларда Апас, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Теләче районнарның мәшгульлек үзәкләре, башлангыч һәм урта белем бирү оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре катнашты.
Эстафета нәтиҗәләре буенча беренчелекне Кайбыч районы командасы алды. Икенче урында – Югары Ослан районыны вәкилләре, өченче урында – Кама Тамагы районы командасы.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгының карамагында булган оешмалар хезмәткәрләре арасында узучы спартакиада 10 спорт төрләре буенча уздырыла – өстәл теннисы, мини-футбол, стритбол, бильярд, чаңгы шуу, волейбол, шахмат, дартс, йөзү, җиңел атлетика. Спартакиаданың нәтиҗәләре 2012 елның июнь аенда Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган республика күләм чара кыссаларында уздырылырга планлаштырыла.
Спартакиада үткәрүнең максаты – спорт хәрәкәтен саклап калу һәм аны үсештерү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International