Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында эшмәкәр көне узачак

2012 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
Иртәгә Авиатөзелеш районының мәшгульлек үзәгендә эшмәкәр көне үткәреләчәк.
Әлеге чарада «Троллейбус депосы №1 МУП «Метроэлектротранс» предприятиясе хезмәткәрләр эзләр. Ярминкәдә эшче белгечлекләре белән танышырга мөмкин.
Ярминкә барышында эшсез гражданнар кызыксындырган сораулар буенча консультацияне мәшгүльлек үзәге белгечләреннән ала алырлар.
Әлеге ярминкә сәгать 10-нан 12-гә хәтле 1-нче Муром урамы, 33 йорт адресы буенча узачак.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International